Татар токымлы атлар спорт һәм кымыз җитештерү максатларында үрчетелә.
Татар токымлы атлар аерым токым буларак рәсми рәвештә теркәлде. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Нәкыйп Хаҗипов терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
“Татар токымлы атлар үрчетү буенча тармакны без 2005 елда башлап җибәргән идек. 2018 елның 4 декабрендә безгә эшчәнлекнең бу төрен алып баруга рәсми рәвештә рөхсәт бирелде”, - диде ул.
Министр урынбасары әйтүенчә, теркәлү турында документның төп нөсхәсе 25 декабрьдә тапшырылачак.
“Татар токымлы атлар спорт юнәлешендә һәм кымыз җитештерү максатыннан үрчетелә”, - диде Нәҗип Хаҗипов. Ул атларның бу төре бик чыдам булуын, кышын азыкны кардан үзләре казып табуын, көнгә 100-120 км ара уза алуын сөйләде.
Бүгенге көндә татар токымлы атларны Лениногорск, Әлки, Теләче, Саба районнарында үрчетәләр. Татарстанда барлыгы 300 баш тирәсе татар токымлы ат бар, диде Хаҗипов.
Фото: архив/Рамиль Гали


Нет комментариев