Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарларны "чаплашка" дип атаган хатын азгынлыкта шикләнелеп сак астына алынды

Татар телен укытуга каршы чыгучы Ольга Гавриленко-Зыятдинова үсмергә карата азгынлык кылуда шикләнелеп сак астына алынган.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе 48 яшьлек Ольга Гавриленко-Зыятдинованы Җинаять кодексының 135нче маддәсе нигезендә (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) сак астына алу карары чыгарды дип яза Idel.Реалии.

Мәхкәмәнең матбугат хезмәте әлеге мәгълүматны раслый, ләкин утырыш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирми. Утырыш ябык тәртиптә узды.

Ольга Гавриленко-Зыятдинованың Вконтактедагы аккаунтында татарлар "чаплашкалар", "немытые" һәм башка мыскыллы сүзләр белән аталган иде, февральдә әлеге сүзләр өчен җинаять эше ачылды. Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Вконтактеда татарларны мыскыл итүче сүзләргә лингвистик экспертиза уздыруны сорады.

Фото: https://www.azatliq.org

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев