Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларында 48,5 мең тонна кәбестә җыеп алынган
Яңалыклар

Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларында 48,5 мең тонна кәбестә җыеп алынган

1,6 мең гектардан (планның 77 проценты) уңыш җыеп алынган.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш муниципаль районының «Нармонка» ҖЧҖ дә 50 гектар мәйданда кәбестә уңышын җыеп алу тәмамлана, тагын 5 гектардан уңыш җыясы кала. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Илгиз Миннекаев сөйләгәнчә, гектардан уртача уңыш 798 центнер тәшкил итә дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Быел хуҗалыкта шулай ук 30 гектарда кишер һәм 30 гектарда чөгендер үстергәннәр. 18,5 гектардан кишер җыеп аласы калган, ә 20 гектардан - чөгендер.
14 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларында 1,6 мең гектардан (планның 77 проценты) тулаем яшелчә уңышы 48,5 ең тонна тәшкил иткән.

Нет комментариев