Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан Росагролизингка "вируска каршы" тәкъдим гамәлдә булган чорда 400дән артык заявка бирелгән

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елның 6 апреленнән – бу катлаулы чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итү йөзеннән тәкъдим ителгән «вируска каршы» гамәлләр башкарылганда, татарстанлылардан Росагролизингка техника алу өчен 435 заявка кергән.

Россия буенча барлык хуҗалыклардан 35 млрд. сумнан артыкка 6 мең заявка бирелгән. Бу -Росагролизингка башка вакытта ике айдан да кимрәк вакыт эчендә кергән заявкалар буенча рекорд күрсәткеч.

Росагролизингка 2650 заявка җибәрүчеләр арасыннан Идел буе федераль округының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре аеруча активлык күрсәтте. Шул ук вакытта “вируска каршы” ясалган тәкъдим гамәлдә булганда чорда заявкалар бирү буенча лидер төбәкләр арасында Башкортстан Республикасы (664 заявка), Татарстан Республикасы (435 заявка) һәм Саратов өлкәсе (369 заявка) бар.

Үзәк федераль округ аграрийлары «вируска каршы» тәкъдим гамщлдщ булган чорда 1000нән артык заявка биргән, Көньяк федераль округы аграрийлары – 864, Себер федераль округы аграрийлары – 523 заявка.

«Вируска каршы» тәкъдимнең махсус шартлары – бу  – 0% аванс,  лизинг предметына карамастан, төп бурыч буенча 1 елга кичектерү, кыйммәтләнү ставкасы - 3%тан  башлап, лизинг шартнамәсе  вакытын 8 елга кадәр озайту, шулай ук гаризаны рәсмиләштерү өчен минималь документлар таләп  ителә.    Бу тәкъдим   1 июньгә кадәр гамәлдә була һәм Росагролизингның барлык техникасы  номенклатурасына  кагыла.

"Вируска каршы" тәкъдим, илнең агропредприятиеләре тарафыннан техника паркын яңартуны кызыксындыруда мөһим чара буларак,    дәүләтнең беренче затлары - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев   тарафыннан югары бәяләнде.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X