Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан хаҗилары белән бергә төрле белгечлеккә ия 20 табиб та очачак

Рушан хәзрәт Аббясов Согуд Гарәбстаны хакимиятенең дә хаҗиларга ярдәм күрсәтүен, кыйбатлы операцияләргә кадәр түләүсез ясавын әйтте.

Согуд Гарәбстанына Хаҗ сәфәренә хаҗилар белән бергә Татарстаннан 20 табиб та юл тотачак. Бу хакта Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланган видеокүпердә “ТР МДН Хаҗ” рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Рәнис хәзрәт Вахитов әйтте.

20 табиб арасында травматологлар, кардиолог, терапевтлар, инфекционистлар һәм гинекологлар бар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы медикаментлар да бүлеп бирә. Татарстан хаҗилары яшәгән урыннарда тәүлек буе эшләүче медицина пунктлары булачак.

Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары рәисе Рушан хәзрәт Аббясов медицина ягыннан әзерлек зур булуын әйтте. “Берәр хәл була калса, Россия табиблары хаҗиларга ярдәм итә алачак. Согуд Гарәбстаны хакимияте дә аңлап карый, берәр нәрсә була калса, хаҗиларны бушлай кабул итәләр. Кирәкле медицина ярдәме дә күрсәтелә, хәтта кыйбатлы операцияләргә кадәр түләүсез”, - диде Рушан хәзрәт.

Ул Согуд Гарәбстаны хакимиятенең хаҗилар өчен елдан ел ниндидер яңалыклар, җиңеллек кертүен әйтте.

“Хаҗилар иң эссе вакытта бара. Гарәбстан моны белеп әзерләнә, чөнки бөтен дөньядан 3 млн кеше киләчәк. Гарәфәт тавында кондиционерлы чатырлар, Мина үзәнлегендә дә шундый уңайлыклар булачак. Мәккә һәм Мәдинә арасында тимер юл да хаҗиларның юлын җиңеләйтә”, - дип Рушан Аббясов Согуд Гарәбстаны хакимиятенә рәхмәтен җиткерде.

Фото: http://dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев