Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кырларында беренче тапкыр пилотсыз тракторны сынаганнар [+фото]

Ул тракторчыдан башка эшли ала, әмма әлегә кабинада кеше утыра.

Бу хакта махсус системалар эшли торган "Cognitive Technologies" компаниясе президенты Ольга Ускова сөйләде, дип яза «Известия»."Авыл хуҗалыгы техникасының, күз күреме начар булган шартларда, төнге вакытка күчеп ныклап эшли алуы җитди көндәшлек тудыра дигән сүз. Бүген трактор көнгә уртача алты сәгать эшли, калган вакытта техника тик тора", - дип билгеләп үтте Ольга Ускова. Аның сүзләренчә, хәзер төп бурыч - кыр шартларында яңа системаны камилләштерү.
Ел ярымнан комплекс сату өчен әзер булырга тиеш. Техниканы Россия, Һиндстан, Кытай һәм Төркия базарларында сату планлаштырыла.Барлык программа-аппарат комплексының гомуми бәясе әлегә билгесез, әмма бу сумма трактор бәясенең 15 процентыннан артмаячак, дип хәбәр ителә.
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев