Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

«Сезне бу изге кичә белән котлыйм һәм бу төнне кылган барлык догаларыбыз иманыбызны ныгытсын», - диелгән Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим. Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ гомерендә бөек һәм гаҗәеп вакыйгаларга һәм могҗизаларга бай булган изге Раҗәб ае ахырына якынлаша. Шул могҗизаларның берсе − бүген кояш бату белән җитә торган Мигъраҗ кичәсе.

Аллаһ Расүленең ﷺ Мәккәдән Әл-Акса мәчетенә төнге сәяхәтен "Исра", аннан соң гаҗәеп күккә ашуын "Мигъраҗ" диләр. Бу ике вакыйга да бер төнне булган, һәм бу кичәне "Мигъраҗ кичәсе" дип атыйлар.

Кеше акылы Мигъраҗның асылына тулысынча төшенергә сәләтле түгел – аның хакыйкате адәм балаларының аңлау чиге артында. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай да Мигъраҗ кичәсе турында болай дип язган:

«Нә саташмак, нә гөман бу, нә хыял, нә төш иде, −

Бер илаһи вакыйга, могъҗиз вә серле эш иде».

Мигъраҗ кичәсе Аллаһы Тәгаләнең Куәте чиксез икәнлеген күрсәтә. Моннан тыш, Пәйгамбәребезгә ﷺ тапшырылган бу бөек могҗиза мөселманнарга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән өч бүләккә сәбәп тә булган әле: болар - биш вакыт намаз, “Әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләре һәм Кыямәт көнендә Пәйгамбәребезнең мөселманнар өчен шәфәгать итәргә хокукы. Шуңа да Мөхәммәднең ﷺ Мигъраҗ кичәсе башка пәйгамбәрләрнең күккә ашуларыннан өстенрәк тора.

Кадерле дин кардәшләрем! Сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ күккә ашу могҗизасы белән илһамланып, без дә, кимчелекләребезне, бар кешелекнең гөнаһ-хаталарын артта калдырып, үзебезнең рухи үсешебез турында уйларга тиеш. Сезне бу изге кичә белән котлыйм һәм бу төнне кылган барлык догаларыбыз иманыбызны ныгытсын һәм яхшы ниятләргә вә уйларга сәбәп булып, кабул булсын дип, Раббыбыздан сорыйм. Әмин",- диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев