Татарстан мөфтие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин Сабага килде
Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы буларак, беренче тапкыр Саба районына килде.
Ул район мөхтәсибәтендә булды, имамнар белән очрашты һәм үзенең ниятләрен белдерде. Очрашуда имамнарны борчыган проблемалар турында сөйләштеләр, хәзрәт шулай ук аксакалларның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлады. Очрашуда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев