Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Уфага Башкортстанның 100 еллыгы бәйрәм тантанасына килде

Юбилей хөрмәтенә Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар исеменнән картина рәвешендә символик бүләк тапшырачак.

атарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итү тантанасына килде. Бу хакта республика Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

Рабочий визит в Республику Башкортостан

Юбилей уңаеннан «Башкортстан» дәүләт концерт залында тантаналы җыелыш узачак. Анда Россия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Дәүләт Думасы депутатлары, Россиянең берничә төбәк җитәкчесе катнашачак.

Рабочий визит в Республику Башкортостан

Дәүләт концерт залы холларының берсендә Башкортстан Республикасының гасырлык тарихына багышланган күргәзмә оештырыла. Элек Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан татарстанлылар исеменнән картина рәвешендә символик бүләк тапшырачагы хәбәр ителгән иде.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев