Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты яшьләргә үзләрен үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк дип саный

Республикада яшьләр сәясәтенә аерым игътибар бирелә.

Татарстан халкына, бигрәк тә яшьләргә үз-үзләрен үстерүгә шартлар тудырырга кирәк. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” төбәк бүлегенең 32нче конференциясендә белдерде.

«Кеше капиталын үстерү - заманча икътисадның драйверы һәм территориянең уңыш күрсәткече. Шуңа бәйле рәвештә «Мөмкинлекләр территориясе» проектын гамәлгә ашыру максатка туры килә, ул барлык профильле активлыкларны берләштерә», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Аның фикеренчә, алгарыш башында һәрвакыт яшьләр торуын онытмаска кирәк. Шуңа күрә республикада яшьләр сәясәтенә, эшкә урнашуга, кадрларны яңадан әзерләүгә, яшьләргә күнекмәләр, белем һәм сәләтләрен тормышка ашырырга ярдәм итә торган социаль лифтлар булдыруга зур игътибар бирелә, диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/27-06-2020/tatarstan-prezidenty-yashl-rg-zl-ren-ster-chen-shartlar-tudyryrga-kir-k-dip-sanyy-5752661

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев