Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Эльдар Рязановның хәләл җефетенә кайгы уртаклашуын белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия режиссеры Эльдар Рязановның хәләл җефете Эмма Абайдуллинага кайгы уртаклашу турындагы телеграмма юллады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


«Хөрмәтле Эмма Валерияновна! Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән, танылган Совет һәм Россия режиссеры Эльдар Александрович Рязановның вафаты уңаеннан, чын күңелдән кайгы уртаклашу белдерәм, - диелгән телеграмма текстында. - Безнең илдә һәм чит илдә меңләгән сәнгать сөючеләр өчен режиссер Россиянең бәһасез байлыгы булды һәм мәңгегә шулай булачак.

Ул кино остасы, үлемсез лирик комедияләр авторы, иҗади шәхес, рухи ирек, намус һәм кыйммәтләр буенча танылу алды.

Без аны кабатланмас кино иҗаты, искиткеч шигырьләре өчен яратабыз, аның актив гражданлык позициясе һәм хезмәт сөючән булуы, уникаль юмор хисе өчен рәхмәтлебез. Эльдар Александрович Рязанов шундый якты, тормышны яратучы, игелекле һәм юмарт булуы белән безнең күңелләрдә кала.

Эльдар Александровичның якыннары һәм дуслары, бөтен россиялеләр белән бергә сезнең тирән кайгыгызны уртаклашабыз", - диелгән кайгынамәдә.

Аерым алганда, 30лап кинокартина (арада - «Карнавальная ночь», «Берегись автомобиля», «Служебный роман», «Гараж», «Ирония судьбы, или С легким паром», «Вокзал для двоих» һ.б.) төшергән мәшһүр кинорежиссер, СССРның халык артисты Эльдар Рязанов узган төнне Мәскәү каласы хастаханәсендә гомеренең 89нчы елында вафат булган, ул 21 ноябрьдә хастаханәгә китерелгән, хәер, моңа кадәр октябрьдә дә дәваланган, августта исә кан тамырлары чистартылган. Алдан чыгарылган нәтиҗәләр йөрәк авыруыннан үлүен күрсәтә, диелә федераль ММЧда.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев