Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күптомлы “Татарстанның тыл геройлары” хәтер китабы дөнья күрәчәк

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышындагы тыл хезмәтчәннәренең героик хезмәте турындагы истәлекне мәңгеләштерү максатында "Татарстан Республикасының тыл геройлары" күптомлы хәтер китабы дөнья күрәчәк. Министрлар Кабинетының бу хактагы 628 санлы боерыгы апрель аенда чыкты. Боерык нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына Бөек Ватан сугышының тыл геройлары исемлеген...

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышындагы тыл хезмәтчәннәренең героик хезмәте турындагы истәлекне мәңгеләштерү максатында "Татарстан Республикасының тыл геройлары" күптомлы хәтер китабы дөнья күрәчәк. Министрлар Кабинетының бу хактагы 628 санлы боерыгы апрель аенда чыкты. Боерык нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына Бөек Ватан сугышының тыл геройлары исемлеген әзерләү буенча эшче комиссияләр төзү, әлеге эшче комиссияләргә, 2013 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, Бөек Ватан сугышының тыл геройлары исемлекләрен "Хәтер китабы" редакциясе" Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенә тапшыруны тәэмин итүне бурычы йөкләнде. Шушы уңайдан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең дә карары чыкты.

Татарстан Мәдәният министрлыгының тыл ге­рой­лары исемлеген әзерләү буенча методик тәкъдимнәрендә язылганча, китапка тылда (СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшләгән вакыт керми) кешеләр 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәрге чорда кимендә 6 ай эшләгән кешеләр кертелә. Исемлеккә шулай ук тылда хезмәтләре өчен башка өлкәләрнең һәм республикаларның бүләкләренә лаек булып, соңыннан Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында яшәгән (яшәүче) кешеләрне дә кертергә кирәк. Тыл батырларының кыскача биографиясендә түбәндәгеләр күрсәтелә: Исем-фамилиясе, атасының исеме, туган елы һәм урыны, бүләккә тәкъдим ителгәндә эш урыны һәм башкарган вазифасы, бүләкләү датасы, үлгән елы һәм җирләнгән урыны, исемлеккә кертү өчен нигез (билгеле бер хезмәтне башкарганлыгы турында белешмә, бүләк таныклыгының номеры, бүләккә тәкъдим итү беркетмәсенең номеры).

"Хәтер китабын" беркемнең дә хәтере калмаслык итеп язылуы шарт. Сугыштан соң Татарстанда 1289 авыл юкка чыккан. Исемлек әзерләгәндә әлеге авылларда яшәгән тыл каһарманнарының да онытылмавы мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев