Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан сайлау комиссиясе шәхси мәгълүматлы документларны фотога төшерүне тыя

КПРФның Татарстан бүлеге вәкилләре сайлау комиссияләре вәкилләрен хокуксыз гамәлләр кылуда гаепләде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе гамәлдәге закон кысаларында сайлаучыларның шәхси мәгълүматларын саклау өчен барысын да эшләячәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова әйтте.

«Округ сайлау комиссияләре регламент нигезендә ачык эшли. Комиссия әгъзаларына киңәшләшеп эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Гамәлдәге закон нигезендә, алар турыдан-туры сайлаулар белән бәйле документлар белән таныша, күчермәләрен алырга хокуклы. Әмма шәхси мәгълүматлар булган документларны фотога төшерә алмый. Округ комиссияләре әгъзалары бу омтылышларны, әлбәттә, катгый кисәтә», – диде Надежда Борисова.

КПРФның Татарстан бүлеге вәкилләре бүген матбугат конференциясе үткәрде, анда сайлау комиссияләре вәкилләрен хокуксыз гамәлләр кылуда гаепләделәр. Партия вәкиле Артем Прокофьев сүзләренчә, КПРФтан сайлау комиссияләре әгъзаларына комиссиягә башка партия вәкилләре тәкъдим иткән кәгазьләр белән танышырга бирмиләр.

Надежда Борисова фикеренчә, КПРФ вәкилләре үз гамәлләре белән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан үзләре турында тагын бер кат искә төшерергә тели. «Сайлау кампаниясе үзенең актив фазасына керде, кандидатлар арасындагы көрәш кыза бара. Һәм монда иң мөһиме - хис-тойгыларга ирек бирмәү, ә закон нормаларын төгәл үтәү », – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев