Татарстан ширкәтләренең 24 проценты зыянга эшләгән
Яңалыклар

Татарстан ширкәтләренең 24 проценты зыянга эшләгән

Быелның ун аенда Татарстан ширкәтләренең 24 проценты зыянга эшләгән. Билгеле булганча, нефтьнең бер мичкәсенең бәясе 40 доллардан да түбәнрәккә төште, ә бюджет 50 доллардан чыгып хисапланган. Чаллыда урнашкан КамАЗ ширкәтендә генә дә, машина җитештерү кимү сәбәпле, быел эш көннәре шактый кыскартылды. Шулай ук Чаллыдагы Ford-Sollers ширкәте машиналар җитештерү эшен гыйнварга...

Быелның ун аенда Татарстан ширкәтләренең 24 проценты зыянга эшләгән. Билгеле булганча, нефтьнең бер мичкәсенең бәясе 40 доллардан да түбәнрәккә төште, ә бюджет 50 доллардан чыгып хисапланган. Чаллыда урнашкан КамАЗ ширкәтендә генә дә, машина җитештерү кимү сәбәпле, быел эш көннәре шактый кыскартылды. Шулай ук Чаллыдагы Ford-Sollers ширкәте машиналар җитештерү эшен гыйнварга кадәр туктатты, 15нче декабрьдән Алабугадагы ширкәттә дә эш тукталып торачак.

Безнең гәҗит


Нет комментариев