Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан укытучылары аттестацияләүне электрон рәвештә уза

Татарстанның югары квалификация категориясенә дәгъва белдергән укытучылары 22-26 июнь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында эшли торган аттестация комиссиясенең йомгаклау утырышларында беренче мәртәбә катнаша. Тагын бер яңалыкка игътибар юнәлтү зарур: быел аттестация үткәндә "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" мәгълүмати системасы файдаланыла. Моңа кадәр педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү кәгазь форматта уздырыла иде....

Татарстанның югары квалификация категориясенә дәгъва белдергән укытучылары 22-26 июнь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында эшли торган аттестация комиссиясенең йомгаклау утырышларында беренче мәртәбә катнаша.

Тагын бер яңалыкка игътибар юнәлтү зарур: быел аттестация үткәндә "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" мәгълүмати системасы файдаланыла. Моңа кадәр педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү кәгазь форматта уздырыла иде.

Комиссия эше йомгаклары министрлыкның рәсми сайтында 30 июньдә урнаштырыла. Шул рәвешле, һәр укытучы үзенең шәхси кабинетында йомгаклау боерыгын күрә алачак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев