Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан ветераннарына бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан 28 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Юридик ярдәм күрсәтү чарасында Россия пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Татарстанның...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан 28 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Юридик ярдәм күрсәтү чарасында Россия пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Татарстанның медицина-социаль экспертиза баш бюросы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Дәүләт торак инспекциясе, Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мәсьәләләре, шулай ук Торак сәясәте комитеты вәкилләре, адвокат, нотариуслар катнашачак.

Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм 10.00-13.00 сәгатьләрдә Халыклар дуслыгы йортында (Казан, Павлюхин ур., 57 йорт, 1 к) күрсәтеләчәк. Анда 4, 5, 25, 43, 68, 71, 77 нче автобуслар белән барып, "Павлюхин урамы тукталышы"нда төшәргә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-02-13.

http://intertat.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев