Татарстан янгын сүндерүчесе дөнья чемпионы булып танылды
Бу көннәрдә Санкт-Петербургта янгын-коткару спорты буенча 11 нче Дөнья чемпионаты уза. Мәртәбәле ярышта дөньяның һәр почмагыннан егермедән артык илдән янгын сүндерүчеләр катнаша. Россия җыелма командасы составында Түбән Кама вәкиле, Янгынга каршы федераль хезмәтнең Беренче отрядында чыныгу алган Константин Курганский да бар. Төп асылы коткару баскычы буенча дүртенче катка күтәрелү белән...
Бу көннәрдә Санкт-Петербургта янгын-коткару спорты буенча 11 нче Дөнья чемпионаты уза. Мәртәбәле ярышта дөньяның һәр почмагыннан егермедән артык илдән янгын сүндерүчеләр катнаша.
Россия җыелма командасы составында Түбән Кама вәкиле, Янгынга каршы федераль хезмәтнең Беренче отрядында чыныгу алган Константин Курганский да бар. Төп асылы коткару баскычы буенча дүртенче катка күтәрелү белән бәйле күнегүдә Константин Курганский беренче урын яулады. Шулай итеп, ул әлеге төр күнегүдә дүртенче тапкыр дөнья чемпионы булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев