Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 17 меңгә якын эшсез

Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16880 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,82 % күрсәткечендә саклана.


Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны эшсезләргә караганда ике тапкырдан да күбрәк. Бүген Татарстанда 35195 вакансия бар. Узган атнада, мәсәлән, оешмалар 1959 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 749 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 641е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 141 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган. Эшсез дип танылганнар арасыннан 97 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган хезмәтеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 93 кеше эшсез дип билгеләнгән.

Башка тармакларда азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: транспорт һәм элемтә - 62, мәгариф өлкәсе - 62, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү - 43, дәүләт идарәсе - 33, күчемсез мөлкәт белән операцияләр - 33, сәламәтлек саклау - 31, төзелеш - 28, икътисад эшчәнлеге - 27, кунакханә һәм ресторан бизнесы - 16, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы - 10, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату - 10, файдалы казылмалар табу - 9. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте шундый саннар китерә.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев