Татарстанда 19 градуска кадәр җылыта
Яңалыклар

Татарстанда 19 градуска кадәр җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Иртән урыны белән явым-төшем күзәтелсә дә, көндез яңгыр яумаячак. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 14-19, Казанда 15-18, Чаллыда 14-17 градус җылы булачак.

http://intertat.ru


Нет комментариев