Саба таңнары

Татарстанда 2 яшьлек сабыйның гомере өзелгән

Әниләре белән ял иткән вакытта баланың тормышына куркыныч янаган.

30 июль көнне Казаннан һәм Мәскәүдән кайткан туганнары белән Тәтештәге бер гаилә Спас районында урнашкан Вертолетный утравында ял итә. Кичке якта 2 яшьлек кызның кинәт юкка чыгуын сизеп алалар һәм эзләргә керешәләр.

Күпмедер вакыттан соң баланы Иделдә табалар. Беренче медицина ярдәме күрсәтеп, кызны көймәдә хастаханәгә алып барырга чыгалар. Әмма кыз юлда җан бирә. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең ни рәвешле килеп чыгуын ачыклыйлар.

http://intertat.ru/tt

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: