Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 25 миллионлык давыл

Сишәмбе көнне булган яңгыр шулкадәр көчле булды ки: бермәл каршы яктагы йортлар күренмәде. Бозлы яңгыр бу көнне күпләрне "әсирлек"кә алды. Казанда, мәсәлән, агачлар сынды, реклама такталары ауды, шәһәр үзәге су ташкынында калды. Авылларда да хәлләр җиңел булмаган. Белгечләр әйтүенчә, давыл 25 миллион сумлык зыян китергән. Кызганыч, бу көнне иң зур...

Сишәмбе көнне булган яңгыр шулкадәр көчле булды ки: бермәл каршы яктагы йортлар күренмәде. Бозлы яңгыр бу көнне күпләрне "әсирлек"кә алды. Казанда, мәсәлән, агачлар сынды, реклама такталары ауды, шәһәр үзәге су ташкынында калды. Авылларда да хәлләр җиңел булмаган. Белгечләр әйтүенчә, давыл 25 миллион сумлык зыян китергән.
Кызганыч, бу көнне иң зур фаҗига Әтнә районының Ташчишмә авылында килеп чыккан. Казандагы "Барс-Медиа" ширкәтенең реклама агентлыгында директор булып эшләүче 28 яшьлек Фәнил Сафиуллин авылга кайткан була. Күк күкрәп, яшен яшьни башлагач, кипкән печәнгә яңгыр үтмәсен дип, урамга чыга. Шулвакыт аны яшен суга, ир-ат аңын югалтып егыла. Якыннары аны Әтнә үзәк хастаханәсенә алып китә. Тик Фәнил юлда вафат була. Аның ике баласы ятим калды.
Республиканың башка төбәкләрендә яшәүче халыкны да куркытты давыллап, яшенләп килгән яңгыр. Сәгать кичке дүртләр тирәсендә Бөгелмә, Кама Тамагы, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Чистай районнарының кайбер авыллары, аларда яшәүче җиде меңнән артык кеше бөтенләй утсыз калган (давылдан соң "Челтәр компаниясе"нең махсус бригадасы авария булган урыннарда эшләгән). Кайбер урыннарда агачларны төбе-тамыры белән алып аткан, йорт түбәләрен кубарган, реклама такталарын сындырган, балаларның уен мәйданчыкларын сафтан чыгарган.
Алексеевск районының Биләр җирлегенә кергән Шама авылындагы дүрт йортның һәм клубның түбәсен куптарган. Шундый ук хәл Зәй, Югары Ослан районнарында да күзәтелгән. Апас районының Әҗем авылында яшәүче гаиләнең дә таш йорт түбәсе, агач корылмалары белән берлектә, берничә метр ераклыкка очкан. Казанда да булган андый хәлләр. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасына да зыян килгән. Татарстан төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов сүзләренә караганда, давыл республикага 25 миллион сумлык зыян салган.
Шунысы сөендерә: иген-кырлар ул хәтле зыян күрмәгән, диләр. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белдергәнчә, Арча, Әтнә, Саба, Югары Ослан районнарында яңгыр мул яуган, туфрак 2-10 см чамасы дымланган.
- Яңгырлар республиканың барлык районнарында да яумады, - ди авыл хуҗалыгы министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов. - Ә бит бик вакытлы һәм урынлы булган булыр иде. Ник дигәндә, туфракта дым җитми башлаган иде инде. Явым-төшемнәр бөтен республикага эләксә, тагын да яхшырак буласы иде.
Арча районының Кәче авылында гомер итүче Рәсим ага Солтанов үзләрендә яхшы гына яңгыр явуын әйтә.
- Дуламыйча, чатнамыйча, шулкадәр әйбәт, шифалы яңгыр булды, - ди ул. - Авыл халкының биргән сәдакаларын Аллаһы Тәгалә кабул кылды, нәфел корбаннарының файдасы булды, - дип тә юрап куя.
Рәсим ага әйтүенчә, мондый хәвефле яңгырлар элек тә яуган. Хәтта бервакыт, көчле яңгырдан соң, Казансу елгасы ташыган. Кешеләрнең бәрәңгеләре агып киткән. Яшен сугулар да шактый күзәтелгән. Халык синоптигы белдергәнчә, яшеннәр быел да шактый булырга охшаган. Сынамышларга күз салсак, 19 апрельдә җил көньяктан искән. Моны исә җәйнең матур килүенә, әмма яшеннәрнең күп булуына юрыйлар. Рәсим ага яшен вакытында белгән догаларны укып, ишекләрне ябарга киңәш итә. Елга бер тапкыр булса да, өйнең тынычлыгы өчен, Коръән укыту яхшы, ди ул.
Синоптиклар, якын көннәрдә мондый куркыныч яңгырлар көтелми. Алдагы көннәрдә төннәрен - 12, көндезләрен 20-25 градус җылы булачак, дип өметләндерәләр.
Яшеннән ничек сакланырга?
- Яшен вакытында агач төбендә, электр баганасы янында басып торырга ярамый, алар яшенне үткәрә.
- Урамда каласыз икән, машинага булса да кереп утырыгыз, әмма тәнегез кузовка тияргә тиеш түгел. Машинаның ишеге, тәрәзәләре ябык булырга тиеш.
- Яшен булганда өйдә генә утырырга кирәк.
- Өйдәге тәрәзәләрне, ишекләрне ябарга киңәш ителә. Тәрәзә янына якын килергә ярамый.
- Радио, телевизор кабызырга кушмыйлар. Телефоннан сөйләшү аеруча куркыныч.
- Яшен вакытында су янында булу да кеше гомере өчен куркыныч тудыра. Резин аяк киеме исә яшеннән саклый.
- Яшенле яңгыр вакытында ачык урында каласыз икән, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куеп, башыгызны аска иеп, кулларыгыз белән аякларыгызны кочаклап утырыгыз. Болай утыру кыен, әмма куркынычсызрак. Яшен вакытында җиргә сузылып ятарга ярамый.
- Зыян күргән кешене аркасы белән җиргә яткырырга кушалар. Элеккеге заманнарда яшен суккан кешене балчыкка күмеп, тәнендәге электр тогын җир аша чыгарганнар.
("Ватаным Татарстан", /№ 85, 19.06.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев