Татарстанда 29 муниципаль район язгы кыр эшләренә кереште
Яңалыклар

Татарстанда 29 муниципаль район язгы кыр эшләренә кереште

Узган атнада республикада язгы кыр эшләренә старт бирелде.

 Бүген инде 29 муниципаль район аграрийлары басуларда эшли: уҗым һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыралар, тырмалауга керештеләр. Республика буенча уҗымнарны 527 мең гектардан артык мәйданда, ә күпьеллык үләннәрне 350 мең гектарга тукландырырга кирәк. Бүгенге көнгә 19 мең гектар уҗым һәм 27 мең гектарга якын күпьеллыклар ашламаланган. Татарстанның 6 районы тырмалауга кереште. Бу-Актаныш, Апас, Буа, Биектау, Лаеш һәм Ютазы районнары. Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, агымдагы елның ноябреннән март аена кадәр 276 мм яңгыр яуган, бу нормадан - 170%. Һава температурасы уңай дәрәҗәгә күчә, бу кырлардан карның тиз төшүенә һәм үсемлекләрнең вегетацияләнүенә китерә. Хәзер төп бурыч – язгы чәчүне кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп үткәрү. Көн саен язгы чәчүнең оптималь вакытын югалту аларның потенциаль уңышын 2-3 центнерга киметә.


Нет комментариев