Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 7 меңнән артык тагылма техника һәм 500 үзйөрешле сиптергеч җитештерелде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре шуны күрсәтә, үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чараларын куллану югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия.

Казансельмаш өр-яңа инновацион машиналар- гидростатик трансмиссияле ОС-2500М, ОС-3000М, ОС-4000М үзйөрешле сиптергечләр линиясен эшләде һәм үзләштерде, алар максималь җитештерүчәнлеккә ирешү өчен махсус эшләнгән, аларга идарә итү җиңел, аларда үсемлекләрне яклау чараларын кертү өчен югары төгәллекле система урнаштырылган.

Бу сиптергечләр чит илдә җитештерелә торган сиптергечләрнең аналогы булып тора, алар комплектация һәм сыйфат буенча чит илнекеләрдән калышмый, ә бәясе буенча ике мәртәбә диярлек арзанрак. Көпчәкләр белән өч режимда (алгы, алгы һәм арткы, «краб йөреше» режимы) идарә итеп булу аларны йөрткәндә һәм төрле маневрлар ясаганда җиңеллек бирә. Фрикцион джойстика, шулай ук рульдә гидростатик көчәйткеч куллану идарә итүдә уңайлыклар тудыра. Борылмалы ике мостик үсемлекләрне эшкәрткәндә аларга һәм туфракка зыян китерүдән саклый. «Барс-5» борт компьютерын, шулай ук үзләре җитештергән «Атлас-730» GPS-навигаторын үз эченә алган электрон сиптерү системасы штанганың буеннан-буена (24м, 28м, 30м) үсемлекләрне яклау препаратларын төгәл һәм тигез кертүне тәэмин итә.

Үзйөрешле сиптергечләр тулысынча (90% диярлек) Татарстан Республикасында җитештерелә һәм, безнең кырларның мәйданыннан һәм алар арасының ераклыгыннан чыгып караганда, аларны куллану күпкә нәтиҗәлерәк. Аларны ремонтлау да артык чыгымлы түгел, чөнки сиптергечнең, шулай ук борт компьютерының һәм навигаторның күп механизмнары үзебезнең илдә яки заводта ук җитештерелгән.

7 меңнән артык тагылма техника һәм 500 үзйөрешле сиптергеч җитештерелгән һәм алар Татарстан, Россия һәм якын чит ил авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җибәрелгән.

Техниканы хәзер Росагролизинг программалары буенча беренчел кертемнән башка сатып алырга һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программалары буенча субсидияләр алырга мөмкин. Компаниянең үзенең запас частьләр склады бар; ремонт, гарантия (үзйөрешле сиптергечләргә гарантия - 2 ел) һәм техник хезмәт күрсәтү компаниянең үзенең сервис хезмәте, шулай ук дилерлар челтәре тарафыннан бик кыска срокларда башкарыла.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Татарстан Республикасы, Биектау районы, Инеш пос., 1 нче номерлы бина, тел.: 8(843)210-17-33, 590-04-86, e-mail:ksm_info@mail.ru, сайт: www.kazansm.ru.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X