Барлык проблемалы йортларны киләсе елда төзеп бетерергә ниятлиләр.
Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасын 2021 елда хәл итәргә җыеналар. ТР Алданган өлешчеләргә ярдәм күрсәтү фондының башкаручы директоры Иван Новиков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасы 2021 елда хәл ителер дип уйлыйбыз. 2020 елда барлык проблемалы объектларда да төзелеш эшләрен тәмамларга ниятлибез», - диде Новиков.
Сүз уңаеннан, күптән түгел Казанда төзелеш эшләре күптән башланып та, ярты юлда туктап калган йортны файдалануга тапшырдылар.
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев