Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда балалар йортында тәрбияләнүче 22 бала хастаханәгә озатылган, икесе үлгән

30 сентябрьдә акылга зәгыйфь балалар тәрбияләнә торган Дәрвиш интернатында 10 яшьлек кыз үлгән. Көндез хастаханәнең реанимация бүлегендә 10 яшьлек малайның гомере өзелгән. Моннан тыш, 22 бала ОРВИ һәм диарея билгеләре белән хастаханәгә озатылган. Бу факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнарында РФ ҖК 293 маддәсенең 2...

30 сентябрьдә акылга зәгыйфь балалар тәрбияләнә торган Дәрвиш интернатында 10 яшьлек кыз үлгән. Көндез хастаханәнең реанимация бүлегендә 10 яшьлек малайның гомере өзелгән. Моннан тыш, 22 бала ОРВИ һәм диарея билгеләре белән хастаханәгә озатылган.
Бу факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнарында РФ ҖК 293 маддәсенең 2 бүлегендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше ачылган.
Хәзерге вакытта бу хәлне тикшерүгә юнәлдерелгән чаралар алып барыла, дип белдерделәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев