Ноябрь азагында Әлмәтнең көнкүреш калдыкларын аралый торган станциясендә яңа туган бала мәете табылган иде. Аңа станция мастеры тап була һәм полициягә хәбәр итә. Колшәрип авылына якын урнашкан бу урынга көнкүреш калдыкларын бөтен районнан китерсәләр дә, мәет табылган чүп өемнәренең шәһәрдән китерелгәне мәгълүм. Соңрак полиция хезмәткәрләре баланы "Яшьлек" микрорайонында ташлаганнарын ачыклаган...
Ноябрь азагында Әлмәтнең көнкүреш калдыкларын аралый торган станциясендә яңа туган бала мәете табылган иде. Аңа станция мастеры тап була һәм полициягә хәбәр итә. Колшәрип авылына якын урнашкан бу урынга көнкүреш калдыкларын бөтен районнан китерсәләр дә, мәет табылган чүп өемнәренең шәһәрдән китерелгәне мәгълүм.
Соңрак полиция хезмәткәрләре баланы "Яшьлек" микрорайонында ташлаганнарын ачыклаган иде. Инде күке ана яшәгән адрес та билгеле - Шевченко урамы 154 йорт .
Суд-медицина экспертизасының беренчел нәтиҗәләре буенча ир баланың җитлегеп туганы, патологияләре булмавы билгеле. Тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" басмасы.


Нет комментариев