Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда барлык мәйданнарның 17 процентында икмәк суктырасы калган

Татарстанда барлык мәйданнарның 17 процентында икмәк суктырасы калган. Урак өсте башланганнан бирле 2,8 млн тонна ашлык җыеп алынган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Бүгенге көнгә 1 млн 307,6 мең гектар мәйданда ашлык суктырылган яки барлык фаразланган күләмнең 83 проценты. Бер гектардан җыелган уңыш уртача 21,3 центнерны...

Татарстанда барлык мәйданнарның 17 процентында икмәк суктырасы калган. Урак өсте башланганнан бирле 2,8 млн тонна ашлык җыеп алынган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Бүгенге көнгә 1 млн 307,6 мең гектар мәйданда ашлык суктырылган яки барлык фаразланган күләмнең 83 проценты. Бер гектардан җыелган уңыш уртача 21,3 центнерны тәшкил итә, 2014 елда әлеге күрсәткеч 22,4 центнер булган.

Тулаем алганда, 2,8 млн тонна икмәк җыелган. Былтыр бу датага 2,6 млн тонна ашлык суктырылган булган.

Апас районы (99 процент), Әлки (98), Буа (97), Нурлат (96), Кайбыч (94) һәм башка районнар бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алуны тәмамлый.

Ә республиканың 16 районына исә барлык мәйданнарның 20-30 процентында урып-җыясы калган.

Ирина Игнатьева

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев