Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эшче өстенә туфрак ишелгән

Татарстанның Тикшерү органнары "РСК "Инженерные технологии" ҖЧҖ нең 21 яшьлек эшчесе эш урынында үлү факты буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта "Татар-информ" МА на Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдерде. Һәлакәт кичә кич Лаешның Матросов урамында урнашкан йорт янында суүткәргечне ремонтлау эшләре барган вакытта булган....

Татарстанның Тикшерү органнары "РСК "Инженерные технологии" ҖЧҖ нең 21 яшьлек эшчесе эш урынында үлү факты буенча тикшерү үткәрә.

Бу хакта "Татар-информ" МА на Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдерде.

Һәлакәт кичә кич Лаешның Матросов урамында урнашкан йорт янында суүткәргечне ремонтлау эшләре барган вакытта булган. Якынча мәгълүматларга караганда, егет торбаны чистарту өчен 3 метр тирәнлектәге траншеяга төшкән. Шул вакытта туфрак ишелгән. Зыян күрүче Лаеш Үзәк район хастаханәсендә бер сәгатьтән үлгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев