Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эшчеләренә акча түләмәүче сак хезмәте белән прокуратура шөгыльләнә

“Форт ОКС” шәхси сак оешмасы директорына карата административ хокук бозу буенча эш ачылган.

Татарстанда шәхси сак хезмәте үз эшчеләренә хезмәт хакы һәм ял акчаларын түләми. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тукай районы прокуратурасына билгеле булганча, “Форт ОКС” шәхси сак оешмасы эшчеләренә хезмәт хакын һәм ял акчаларын даими тоткарлап килә. Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә һәм төнге сменада эшләгән өчен дә акча түләнмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәхси сак оешмасы җитәкчелегенә карата административ хокук бозу факты буенча “Хезмәт хакын һәм хезмәт эшчәнлеге барышында башка түләүләрне вакытында яки тулысынча түләмәү” маддәсе нигезендә эш ачылган.

Фото: архив tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев