Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эшсезләр саны 16 меңнән артып киткән

Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 458 кешегә арткан. Хәзер, 29 декабрьгә, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 16 344 кеше бар. Шул рәвешле эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,79 %ка җитте. Татарстанда эш урыннары да җитәрлек. Республиканың эш белән тәэмин...

Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 458 кешегә арткан. Хәзер, 29 декабрьгә, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 16 344 кеше бар.


Шул рәвешле эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,79 %ка җитте.

Татарстанда эш урыннары да җитәрлек. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан 24 976 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 864 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында, 23-29 декабрьдә, 1062 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 590ы хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 79 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев