Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эшсезләр саны кимегән

8 сентябрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16260 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бу көнгә 0,79 % күрсәткечендә саклана. Хисап атнасы барышында 728 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 317се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 50 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган. Гомумән...

8 сентябрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16260 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бу көнгә 0,79 % күрсәткечендә саклана.

Хисап атнасы барышында 728 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 317се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 50 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган. Гомумән алганда, эшсезләр саны узган атнага караганда 112 кешегә кимегән.

Бүген Татарстанда 36651 вакансия бар. Узган атнада, мәсәлән, оешмалар 2314 эш урыны ачык дип белдергән.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев