Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ике яшьлек кыз гөмбә ашап агуланып үлгән

Алексеевски районы хастаханәсенә "гөмбә белән агулану" диагнозы белән ике яшьлек кыз китерелә. Берничә сәгатьтән соң бала җан бирә. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү Комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү уздырыла. Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗигагә кадәр ике атна алданрак Туган-Бүләк авылында баланың туганнары гөмбә җыеп, аларны маринадлап куя...

Алексеевски районы хастаханәсенә "гөмбә белән агулану" диагнозы белән ике яшьлек кыз китерелә. Берничә сәгатьтән соң бала җан бирә. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү Комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү уздырыла.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗигагә кадәр ике атна алданрак Туган-Бүләк авылында баланың туганнары гөмбә җыеп, аларны маринадлап куя һәм азык итеп куллана. 5 нче ноябрь көнне кичен бу гөмбәне балага да ашаталар. Берникадәр вакыттан соң кызчык авырый башлый һәм аңа дару бирәләр. Әмма, 6 нчы ноябрь иртәсендә хәле начараю сәбәпле, ашыгыч ярдәм хезмәте белән бала хастаханәгә озатыла.
Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, шулай ук фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән кирәкле чаралар уздырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә РФ Тикшерү Комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X