Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда исеме алыштырылган аэропортларның бизәлешен үзгәртергә телиләр

Шушы көннәрдә «Россия 1» телеканалындагы «60 минут» тапшыруы эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына нәтиҗә ясадылар.

Татарстан җитәкчелеге «Россиянең бөек исемнәре» бәйгесеннән соң «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларының бизәлешен үзгәртү хакындагы фикер алышуда киң җәмәгатьчелек тә катнашыр дип өметләнә. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Аэропортлар биналарның бизәлешенә бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк. Моңа җәмәгатьчелекне дә җәлеп итәрләр һәм алар катнашында фикер алышулар үткәрелер дип өметләнәм», - диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, моның ничек гамәлгә ашырылуы хакимияттә дә кызыксыну уята, чөнки «аэропорт республикабызның һава капкасы ул».

  • Шушы көннәрдә «Россия 1» телеканалындагы «60 минут» тапшыруы эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына нәтиҗә ясадылар. «Казан» аэропортына – татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай, ә «Бигеш» аэропортына СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исеме бирелде. 

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев