Түбән Кама районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Һәлакәт Түбән Кама - Чистай автоюлында килеп чыккан. 45 яшьлек исерек ир 14нче модель «Лада» машинасында каршы як полосага чыгып, 32 яшьлек ир-атның 14нче модель...
45 яшьлек исерек ир 14нче модель «Лада» машинасында каршы як полосага чыгып, 32 яшьлек ир-атның 14нче модель «Лада»сы белән бәрелешкән һәм шуннан соң 29 яшьлек ир-ат идарә итүче «БМВ» автомобиленә килеп кергән.
Нәтиҗәдә, һәлакәт китереп чыгарган гаепле машина йөртүче ачык баш җәрәхәте алган, баш мие селкенгән.




---
Татар-информ


Нет комментариев