Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда кинотеатрлар һәм фитнес-үзәкләр эшләүдән туктады

Республика Премьер-министры күңел ачу оешмаларының эшен вакытлыча туктату турындагы карарны имзалады.

Бүгенге көннән башлап Татарстанда Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы аркасында күп кенә күңел ачу оешмалары эшләүдән туктады. Шул хактагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Карар хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«2020 елның 26 мартыннан Татарстан Республикасы территориясендә спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес-үзәкләр, кинотеатрлар (кино заллары), төнге клублар (дискотекалар), балаларның уен бүлмәләре, балалар күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу оешмалары эшчәнлеген вакытлыча туктатырга», — диелә документта.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ТР Прокуратурасы бизнесны карантин шартларын бозмаска чакыра. Республикада катнашучылар саны 20 кешедән арткан чаралар, шулай ук кальян тарту тыела.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев