Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 5 яңа очрагы ачыкланган

«Аларның дүртесе – Татарстан гражданнары, бишенчесе — Россиянең башка төбәгеннән. Хәзерге вакытта барысы да Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана», - диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Татарстан табиблары республикага чит илләрдән кайткан һәм башка кешеләр белән контактка кермәгән гражданнарда коронавирусның 5 яңа очрагын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Аларның дүртесе – Татарстан гражданнары, бишенчесе — Россиянең башка төбәгеннән. Хәзерге вакытта барысы да Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана», - диде ул.

Франциядән кайткан ике кешене Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә аэропорттан алып килгәннәр.

Тагын 3 кеше Швейцария һәм Испаниядән кайтканнан соң карантинда утырган, аларны хастаханәгә өйләреннән китергәннәр.

«Коронавирус йоктыручыларның барысы да табиблар күзәтүендә. Пациентлар үзләрен яхшы хис итә, хәлләре канәгатьләнерлек, температуралары юк, авыру җиңелчә формада уза», - дип искәртте Галимова.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясенең 253 очрагы теркәлгән, аларның күбесе – Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр яңа төрдәге коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Чит илдән кайткан барлык гражданнарны кайнар элемтәгә мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле карантин узарга чакыралар. Кайнар элемтә телефоны: 8 (800-22) 2-59-00.

Фото: архив/Абдул Фархан

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев