Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 62 яңа очрагы расланды

Казанда һәм Чаллыда авыручылар аеруча күп.

Татарстан табиблары узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагын ачыклаган. Аларның 2се генә читтән кертелгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«12 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 50се өйдә дәвалана. Аларда — авыруның җиңел яки симптомсыз формасы», — дип хәбәр итте Галимова.

Зарарлану очракларының күбесе Казанда — 28 һәм Чаллыда — 10. Өченче урында — Тукай районы, анда 4 зарарлану очрагы расланган.

Диагностика башланганнан бирле Татарстанда Covid-19 авыруының 2849 очрагы теркәлгән, шул исәптән 1959 кеше әлеге авырудан дәваланган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X