Саба таңнары

Татарстанда котырган төлке тешләгән үгез үзенең хуҗасын сөзеп үтергән

2 ноябрь көнне Алабуга районында котырган төлке тешләгән үгез үзенең 69 яшьлек хуҗасын сөзеп үтергән. Бүгенге көндә әлеге фаҗиганы тикшерү эшләре дәвам итә. Беренче фаразлар буенча, фаҗига буласы көнне тынычсызланып торган үгез, мал карарга дип абзарга кергән хуҗа кызының аякларына типкән. Шуннан кызына ярдәм итешергә дип хуҗа кеше үзе дә...

2 ноябрь көнне Алабуга районында котырган төлке тешләгән үгез үзенең 69 яшьлек хуҗасын сөзеп үтергән. Бүгенге көндә әлеге фаҗиганы тикшерү эшләре дәвам итә.

Беренче фаразлар буенча, фаҗига буласы көнне тынычсызланып торган үгез, мал карарга дип абзарга кергән хуҗа кызының аякларына типкән. Шуннан кызына ярдәм итешергә дип хуҗа кеше үзе дә чыккан. Ләкин бер тонна авырлыктагы мал, ычкынып китеп, ишегалдына чапкан. Ул гына да түгел, мөгезләре белән ир-атның киеменнән ертып алып эләктереп, авыл аша бәрәңге басуына кадәр сөйрәп барган. Авыл халкы хуҗа кешене басудан табып алып, ахыр чиктә котырган үгезне атып үтерергә мәҗбүр булган.
Туганнары сүзләренә караганда, моннан күптән түгел генә малны котырган төлке тешләгән булган. Хәзер хайванның канын экспертизага җибәргәннәр. Фаҗиганы тикшерү эшләре дәвам итә.
Матбугат.ру
№ --- | 03.11.2015

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: