Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда күпьеллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертелә башлады

Татарстанда күпьеллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертелә башлады, бүгенгә 55 мең гектар җир тукландырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды....

Татарстанда күпьеллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертелә башлады, бүгенгә 55 мең гектар җир тукландырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ашлама кертү эшендә республикада 30 самолет, 80 пневмоход һәм башка техника файдаланыла. ТР авыл хуҗалыгы министры 2012-2014 елларда республика кырларына ашлама кертү динамикасы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, 2015 елның 10 апреленә Татарстанда гектарына уртача 23,7 кг ашлама тупланган.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада әче туфрак өлеше зур. Бу якынча 1,4 млн. гектар, һәм яхшы уңыш алу өчен, мондый туфракка күбрәк ашлама кирәк. Хуҗалыклар әлеге чыгымнарны тулысынча республика бюджетына күчереп булмаганын аңларга тиешләр, диде министр.

Марат Әхмәтов шулай ук 2011 елдан ашламаларга бәяләр үзгәрү динамикасы белән таныштырды. Әгәр дә 2011 елда ашламаның килограммы 27 сум торса, 2012 елда 31 сум/кг, 2015 елда инде 46 сум/кг тәшкил иткән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев