Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда кулланышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләре арткан

Марат Җәббаров мондый җирләрне максималь күләмдә әйләнешкә кертүне сорады.

Татарстанда кулланышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләре арткан. Узган елда 107 мең га шундый җир ачыкланса, 2019 елда 43 мең гектар булган.

Бу хакта коллегия утырышында Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнур Галиев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, администрацияләр һәм Татарстан Республикасы прокуратурасы белән берлектә, 36 мең гектардан артык җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелде», — диде.

Җир күзәтчелеге өлкәсендә 650 чара үткәрелгән, 1300 хокук бозу очрагы ачыкланган. 13 млн сумга штраф салынган.

Илнур Галиев авыл хуҗалыгы җирләрендә 155 каты көнкүреш калдыклары чүплеге ачыкланганын да әйтте. Район-шәһәр башлыклары һәм прокурорларының уртак эше нәтиҗәсендә, 96 чүплек юкка чыгарылган.

«Җирле үзидарә органнарын муниципаль җир контроленә өйрәтүләрнең нәтиҗәсе буларак, узган елда җир контроле буенча 213 материал килеп иреште, 172 административ эш кузгатылды. Бу, 2019 елга караганда, 27 мәртәбә күбрәк», — дип белдерде.

ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы җирләрен ачыклау буенча Иннополис белән былтыр яхшы гына эш башкарылганын әйтте.

«Иярченнәр аша кулланылмаган җирләр кайда булуын өйрәндек. Муниципаль районнарга бардык, башта безнең белән килешмәделәр. Атна саен районнар белән киңәшмәләр уздырдык. Декабрьгә кадәр бу җирләрне әйләнешкә кертү буенча эшләдек, ләкин алда эш күп әле», — диде министр.

Марат Җәббаров җирләр буенча муниципаль контроль районнарда төрлечә баруын билгеләп узды. «Теләче, Алабугада бу эш яхшы оештырылган, кайбер районнар моның белән шөгыльләнми. Апрельдән бу киңәшмәләрне көндәлек режимда башлыйбыз. Милекчеләр белән эшне дәвам иттерергә кирәк. Җирләр максималь күләмдә әйләнешкә кертелергә тиеш», — дип белдерде. 

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X