Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда кышын бал кортларының 10 проценты үлгән

Татарстанда кышын бал кортларының 10 проценты үлгән. Белгечләр бәяләвенчә, бу яхшы күрсәткеч, җәй дәвамында бөҗәкләрнең саны артып та китәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Умартачылык буенча идарә" ДБУда белдерделәр. Бу көннәрдә умартачылар кыштан соң умарталыкларны карыйлар һәм бөҗәкләрнең күпме дәрәҗәдә үлүен билгелиләр, бу күрсәткеч үткән еллардагыча 10 процент тирәсе тәшкил...

Татарстанда кышын бал кортларының 10 проценты үлгән. Белгечләр бәяләвенчә, бу яхшы күрсәткеч, җәй дәвамында бөҗәкләрнең саны артып та китәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Умартачылык буенча идарә" ДБУда белдерделәр.

Бу көннәрдә умартачылар кыштан соң умарталыкларны карыйлар һәм бөҗәкләрнең күпме дәрәҗәдә үлүен билгелиләр, бу күрсәткеч үткән еллардагыча 10 процент тирәсе тәшкил итә. Бөҗәкләр кышны уңышлы кышлаган санала.

Хәзер һава шартлары бөҗәкләр очарлык түгел, алар температура 12 градус җылы булганда гына ояларыннан чыга. Тиздән алар беренче язгы чәчәкләрдән татлы азык җыя башлаячак.

Бу сезонда Татарстанда 14 меңнән артык умарталык яки 246 мең бал корты гаиләсе бал җыячак дип күзаллана.

«Татар-информ», Ирина Игнатьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев