Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда пошиларга ау сезоны төгәлләнеп килә

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты шулай ук кабан дуңгызларына ау сезонын да төгәлләргә киңәш итә.

Татарстанда бер яшьтән олырак пошиларга ау сезоны 31 декабрьдә төгәлләнә. Бу хакта Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моннан тыш, комитет белгечләре шушы ук вакытка спорт һәм һәвәскәр аучылык кысаларында кабан дуңгызларына ау сезонын да төгәлләргә киңәш итә. 1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр аларны аулау тыела.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстан сунарчыларының быелгы көзге ау сезонында 57 кабан дуңгызы һәм 24 поши ату өчен рөхсәт алуы хакында хәбәр иткән иде.

Фото: pixabay.com CC0 Creative Commons

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев