Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда шикәр заводында гадәттән тыш хәл: 3 ир-ат пешеп үлгән

5 декабрь көнне, 4 нче яртыда, "Зәй шикәр заводы" ААҖнең төп корпусында 3 ир-егетнең тәне пешкән. Әлеге очрак буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе тикшерү алды чаралары уздыра. Хәзергә алынган белешмәләр нигезендә ачыкланганча, эшчеләр 3,5 м биеклектәге резервуардан калдык массаны бушатыр өчен люкны ачкач, аннан 60 градустан югарырак...

5 декабрь көнне, 4 нче яртыда, "Зәй шикәр заводы" ААҖнең төп корпусында 3 ир-егетнең тәне пешкән. Әлеге очрак буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе тикшерү алды чаралары уздыра.

Хәзергә алынган белешмәләр нигезендә ачыкланганча, эшчеләр 3,5 м биеклектәге резервуардан калдык массаны бушатыр өчен люкны ачкач, аннан 60 градустан югарырак температурадагы кайнар кушылма бәреп чыккан. Нәтиҗәдә, 3 ир-егетнең тәне 50-80 процент пешеп, алар Зәй районы үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән.

Табибларның бар тырышлыгына карамастан, "Зәй шикәре" ААҖдә гадәттән тыш хәлдә зыян күрүчеләрнең өчесе дә үлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Һәлакәт булган урынга 3 ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы бара. Зыян күрүчеләрнең барысы да Зәй районы үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән. Шул ук көнне Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсенең пешүләр һәм реанимация бүлекләре мөдирләре белән күчмә консультация оештырыла, Республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире белән дә видеоконсультация үткәрелә.

Шул ук вакытта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләрнең үлеменә бәйле рәвештә, җинаять эшен яңадан квалификацияләү мәсьәләсе хәл ителә. Башта гадәттән тыш хәл факты буенча РФ Җинаять кодексының 143нче маддәсе 1нче өлеше ("Җаваплы затның хезмәтне саклау таләпләрен бозып, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуы") буенча эш кузгатылган булган.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев