Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда сөт, ит һәм йомырка җитештерү арта

Тулаем алганда, терлекчелек тармагында уңай динамика күзәтелә.

Татарстанда ит һәм йомырка җитештерү арта, дип хәбәр итте Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары буенча 2019 елның 9 аенда терлекчелек тармагы нәтиҗәләрен кыскача сөйләде.

Аның сүзләренчә, бу тармакта уңай динамика күзәтелә. Мәсәлән, 1 млн тоннадан артык сөт савылган, үсеш – 4 процент. Узган елга караганда 7 проценттан артыграк терлек һәм кош-корт үстерелгән — 300 мең тоннага якын. Ит күләменең яртысыннан артыгын кошчылар җитештерә - 156 мең тонна.

«Районнар буенча динамика сизелерлек аерылып тора. Мамадыш районы терлек санын арттыруны дәвам итә. Саба, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнарында мең баштан артык терлек бар, — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. - Әмма терлекләрнең баш санын киметеп эшләүче районнар да бар».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе муниципаль районнар башлыкларына мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметү сәбәпләрен ачыкларга, шулай ук алга таба үстерү планын булдырырга кушты.

Сөт җитештерү өлкәсендә узган елның шул ук күрсәткеченә өстәп 23 район эшләгән. Балтач, Кукмара һәм Әтнә районнары аеруча телгә алынган, алар сөт күләмен 6 мең тоннадан артыкка арттырган. Министр сүзләренчә, әлеге районнар Татарстан Республикасы буенча җитештерү күләменең яртысын тәэмин итә.

19 октябрьгә Татарстанда тәүлегенә 3,5 мең тонна сөт җитештерелә. Өстәвенә, республикада сөт күләме гел алда баручы районнарда гына түгел, ә Актаныш, Түбән Кама, Саба, Тукай, Нурлат районнарында да арта.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев