Татарстанда тагын бер кеше суга батып үлгән
Яңалыклар

Татарстанда тагын бер кеше суга батып үлгән

Фаҗига Кукмара районында булган.

Кичә, 29 июньдә, коткаручылар Кукмара районы Иске Юмья авылы янындагы буадан 1981 елгы ир-атның үле гәүдәсен табып ала. Ул 28 июньдә юкка чыккан була.

"1981 елгы ир-атның мәете судан чыгарылды һәм хокук саклау органнарына тапшырылды. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана", - диелә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми хәбәрендә.

http://intertat.ru


Нет комментариев