Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда такси хезмәтенең Кытай агрегаторы барлыкка киләчәк

DiDi Chuxing халыкара компаниясе җирле таксопарклар белән хезмәттәшлек итәчәк һәм машина йөртүчеләрне җәлеп итәчәк.

Татарстанда такси хезмәтенең Кытай агрегаторы барлыкка киләчәк. DiDi Chuxing халыкара компаниясе җирле таксопарклар белән хезмәттәшлек итәчәк һәм машина йөртүчеләрне җәлеп итәчәк. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«DiDi технологик платформасының Россия базарына чыгуы хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә торган сәламәт көндәшлек тәэмин итәчәк. Без бергәләп гамәлгә ашырырга ниятләгән башка проектлар технологик үсешкә, шәһәр эшчәнлеге системаларын экономияле, экологик һәм хәвеф-хәтәрсез файдалануга нигезләнгән», - дип белдерде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Хәзерге вакытта компания «Иннополис» махсус икътисади зонасы һәм Иннополис университеты белән – хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе белән транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендә уртак инновацион карарлар турында сөйләшүләр алып бара.

DiDi Chuxing халыкара компаниясендә раслауларынча, Татарстанның икътисади потенциалы яңа технологияләр булдыру һәм транспорт хезмәтләрен үстерү өчен иң яхшы шартлар тәкъдим итә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев