Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда терлек азыгының 30 проценты әзерләнгән

Татарстанда терлек азыгының 30 проценты әзерләнгән. Киләсе кышка шартлы бер терлек башына 10 центнер азык җитештерелгән. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр. Күпьеллык үләннәрдән 437,6 мең тонна печән һәм 1 млн 332,3 мең тонна сенаж әзерләнгән. Министрлыкта белдерүләренчә, калган терлек азыгын берьеллык үләннәрдән, күпьеллык...

Татарстанда терлек азыгының 30 проценты әзерләнгән. Киләсе кышка шартлы бер терлек башына 10 центнер азык җитештерелгән. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.

Күпьеллык үләннәрдән 437,6 мең тонна печән һәм 1 млн 332,3 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Министрлыкта белдерүләренчә, калган терлек азыгын берьеллык үләннәрдән, күпьеллык үләннәрдән җитештерергә һәм кукуруздан силос әзерләргә планлаштыралар.
Быел шартлы бер терлек башына 30 центнер чамасы азык әзерләү планлаштырыла, узган ел бу күрсәткеч 24-25 центнердан артмаган.

«Татар-информ», Ирина Игнатьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X