Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда урып-җыю эшенең яртысыннан артыгы төгәлләнде

Республика басу-кырларында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 792,8 мең гектар мәйданда суктырып алынды. Бу - барлык мәйданның 51 %ы дигән сүз. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 14 августка 1691,1 мең тонна ашлык җыеп алынган. Гектар уңышы 21,3 центнер тәшкил итә. Урып-җыю эше Әлки районында кызу темплар белән...

Республика басу-кырларында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 792,8 мең гектар мәйданда суктырып алынды. Бу - барлык мәйданның 51 %ы дигән сүз.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 14 августка 1691,1 мең тонна ашлык җыеп алынган. Гектар уңышы 21,3 центнер тәшкил итә.

Урып-җыю эше Әлки районында кызу темплар белән бара. Биредә барлык мәйданның 72 %ында эшне төгәлләгәннәр инде. Апас (66 %), Зәй (62 %), Нурлат (62 %) һәм Буа (60 %) районнары да лидерлыкка омтыла.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев