Татарстанда яңа буын ракеталы корабль төзиләр
Яңалыклар

Татарстанда яңа буын ракеталы корабль төзиләр

10 апрельдә Яшел Үзән суднолар төзү заводында 21631 проектлы кече ракеталы корабль сериясе гамәлгә куела башлый. Россия Хәрби-диңгез флоты баш командующие адмирал Виктор Чирков боерыгы белән корабльгә Белгород өлкәсенең Грайворон шәһәре хөрмәтенә «Грайворон» исеме бирелгән. Яшел Үзәннең әлеге заводы Хәрби-диңгез флоты өчен «Град Свияжск», «Углич» һәм «Великий Устюг» кече ракеталы...

10 апрельдә Яшел Үзән суднолар төзү заводында 21631 проектлы кече ракеталы корабль сериясе гамәлгә куела башлый. Россия Хәрби-диңгез флоты баш командующие адмирал Виктор Чирков боерыгы белән корабльгә Белгород өлкәсенең Грайворон шәһәре хөрмәтенә «Грайворон» исеме бирелгән.

Яшел Үзәннең әлеге заводы Хәрби-диңгез флоты өчен «Град Свияжск», «Углич» һәм «Великий Устюг» кече ракеталы корабльләрен төзегән иде. Хәзер шул ук проекттагы «Серпухов», «Вышний Волочек», «Зеленый Дол», «Ингушетия» һәм «Орехово-Зуево» корабльләре төзелә.

«Татар-информ», Ольга Пушко


Нет комментариев