Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда югалган 13 яшьлек кыз Оренбургка эш эзләргә киткән булган

Кыз 22 октябрьдә бию түгәрәгенә китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Югалуының икенче көнендә аның әти-әнисе полициягә гариза яза. Кызны эзләүдә Эчке эшләр идарәсенең Әлмәт районы буенча идарәсенең тулы составы, волотерлар, вуз студентлары катнаша. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан әти-әниләр, укытучылар, сыйныфташларыннан сорау алу үткәрелә. Йортлар, түбәләр, подвал, коелар, ташландык корылмалар тикшерелә. Халык...

Кыз 22 октябрьдә бию түгәрәгенә китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Югалуының икенче көнендә аның әти-әнисе полициягә гариза яза. Кызны эзләүдә Эчке эшләр идарәсенең Әлмәт районы буенча идарәсенең тулы составы, волотерлар, вуз студентлары катнаша. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан әти-әниләр, укытучылар, сыйныфташларыннан сорау алу үткәрелә. Йортлар, түбәләр, подвал, коелар, ташландык корылмалар тикшерелә. Халык арасында да кызның фотоларын тарату оештырыла.

Кыз Әлмәт полицейскийлары тарафыннан Оренбург өлкәсендә исән-сау килеш табыла.

Хокук сакчылары тарафыннан башкарылган тикшерү-эзләү чаралары нәтиҗәсендә шул билгеле була: 22 октябрьдә әти-әнисе белән талашып, өеннән чыгып киткән кыз 1982 елгы танышына кунакка китә. Егеткә ул үзенә 17 яшь дип белдерә. Үзен өеннән әти-әнисе куып чыгарды дип ышандыра. Вакыт бик соң булу сәбәпле биредә куна ук кала. Икенче көнне уртак танышы Ренитаны Оренбургка төзелеш объектына пешекче булып акча эшләргә барырга тәкъдим итә.

Полиция хезмәткәрләре яшүсмер кызга эш биргән зат белән элемтәгә керәләр, ул исә үз чиратында кызның кайда булуын тәгаенли. Ренита әти-әнисе белән бергә полиция бүлегенә китерелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кыз тәртипле гаиләдән.

Бүгенге көндә балигъ булмаган затны республикадан читкә алып чыгу факты буенча тикшерү эше бара, дип хәбәр ителә ТР муниципаль берәмлекләре порталында.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев